14 апрель көнне 1А сыйныфы укучылары “Уенчыклар тарихы” исемендәге лекция тыңладылар. Элекке замандагы уенчыклар белән якыннан таныштылар, хәтта кайберләрен тотып та карый алдылар. Аннан соң музей хезмәткәрләре җептән курчак ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Балалар ул курчакларны үзләре белән дә йөртә алалар.
Шул көнне үк Менделеевск шәһәренең Туган якны өйрәнү музеена ДАҺБУ “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы” укучылары килделәр. Укучылар “Авылдагы йорт” күргәзмәсендә булдылар. Алар шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган зал белән кызыксындылар. Музей хезмәткәрләре сугыш елларында сугышчыларның һәм тылчыларның батырлыгы турында сөйләделәр.