14 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәп укучылары өчен “Яшьлек, сиңа дәшәм!” дип исемләнгән ассорти - чаралар җыелмасы үткәрде. Әлеге чара сәламәт һәм дөрес яшәү рәвеше турында иде.
Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәркем иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Безнең сәламәтлеккә зыян салучы факторлар бик күп: кәрәзле телефон, интернет челтәрен чамадан тыш куллану, дөрес тукланмау, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, наркомания...Бу чарада укучылар зарарлы гадәтләрнең кеше организмына йогынтысы турында мәгълүмат тыңладылар. «Жить здорово!» дигән виртуаль китап күргәзмәсе укучыларны спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Шулай ук тән сәламәтлеге белән беррәттән кеше күңел халәте, рухый сәламәтлек турында да кайгыртырга тиешлеге ассызыклап әйтелде. Бу уңайдан китапханәче укучылар игътибарына берничә буктрейлер тәкъдим итте, китапханәгә китап алырга чакырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)