Авыл хуҗалыгы киңәшмәсе

2017 елның 14 апреле, җомга

14 апрель көнне районның авыл хуҗалыгы һәм сатып алу Идарәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашында киңәшмә утырышы булды. Киңәшмәне Идарәнең  җитәкчесе Хәйдәр Хәдиуллин  ачып җибәрде. Ул быелгы чәчү кампаниясен оештыру  буенча  эшкә зур игътибар бирде. Җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Муфтиев Ф. Ф.  терлекчелек буенча агымдагы елның 1 кварталына  нәтиҗә ясады. ТР-ның ФДБУ “Россельхоз” буенча Менделеевск бүлегенең  баш агрономы Токарев Н. М.  агымдагы елның чәчү өчен  орлык материалының  фитосанитар торышы турында мәгълүмат бирде. Татарстан республикасының Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск районы  буенча гостехнадзорның баш дәүләт инспекторы Абдуллин Д. С. тракторларның һәм җир эшкәртә торган техниканың кыр эшләренә әзер булуы, хезмәтне саклау һәм иминлекне саклау чаралары турында сөйләде. Шулай ук трактор һәм прицепларны техник яктан тикшерү вакытында  куела торган төп таләпләр белән таныштырды. Бочкарева Т. М. – Идарәнең финанс-экономик бүлеге консультанты, 2017 елда Татарстан Республикасында АПК субсидияләренең шартлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International