“Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә техника иҗаты Фестивале

2017 елның 15 апреле, шимбә

13 апрель көнне МБУ “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә техника иҗаты Фестивале кысаларында  техника иҗаты күргәзмәсе ачылды. Укучылар мастер-классларда катнаша алдылар һәм үзләренең эшләнмәләрен якладылар. Сәламләү сүзе белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Екатерина Ильинская фестивальне ачып  җибәрде,  катнашучыларга иҗади уңышлар һәм Фестивальдә җиңүләргә ирешүне теләде.

         Күргәзмәдә беренче мәктәпнең технология укытучысы Виктор Зеленцов гади авиамодельләр буенча мастер-класс күрсәтте. Яшь катнашучылар үзләре  гади авиамодельләр ясап карадылар. Балалар барлык элементларын адымлап ясадылар һәм нәтиҗәдә үзләренең авиамодельләрен эшләтеп карадылар.

Икенче мәктәпнең технология укытучысы Владислав Гыймадиев “Хәрби самолет-бомбардирчы” исемендәге эшен яклау өчен укучысы Сорманов Александрны әзерләде, Александр үзенең иҗади җимешен  уңышлы яклап чыкты. Шулай ук беренче мәктәпнең физика укытучысы Пузырев Станислав үзенең укучысы Мифтахов Рүзәл белән үзләре уйлап тапкан робот-эт белән таныштырдылар. Күргәзмәдә катнашкан һәм эшләрен яклаган барлык укучылар да таныклыклар белән, ә укытучылар мастер-класста катнашкан өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International