“Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Лариона килде

2017 елның 15 апреле, шимбә

14 апрель көнне  “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютына   Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Лариона, хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдеева,  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакуләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре бүлеге җитәкчесе Станислав Андреев, Менделеевск районы Башлыгы Валерий Чершинцев һәм  эшлекле визит белән килгән Кырым Республикасы Бахчасарай районы Башлыгы Рефат Дердаров килде. “Кама таңнары” приюты  “Бергә булдырабыз” республика социаль-гуманитар проектында катнашалар. Иң мөһиме – социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең җайлашуы, балаларга һәм яшүсмерләргә уңай шартлар тудыру. Приют директоры Павел Миронов әйтүенчә, 2016 елда 94 тәрбияләнүче социаль реабилитация үткән. Учреждениедә балалар өчен барлык шартлар да тудырылган: биш тапкыр туклану,  кызлар һәм малайлар өчен аерым уңайлы йокы бүлмәләре,  ял бүлмәләре, өй эшләрен эшләү өчен уку сыйныфлары, процедура кабинетлары бар.

Приют белгечләре сәламәт яшәү рәвеше, ватанпәрвәрлек һәм экологик тәрбия, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча программалар төзиләр. Делегатлар шулай ук  балалар өчен уңай шартлар тудырылган тегү һәм тимерче мастерскойларын, кунак һәм уен бүлмәләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International