14 апрель көнне Менделеев шәһәрендә попечитель советының киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Очрашуда Татарстан дәүләт советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова, РТ Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Юлия Абдеева һәм Менделеев шәһәре район башлыгы Валерий Чершинцев , Кырым Республикасы Бакчасарай районы җитәкчесе Рефат Дердаров һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә “Бергә булдырабыз” республика социаль проект кысаларында узды.Аның төп максаты_ Татарстан Республикасының балалар приютларының торышын анализлау, бәяләү һәм бу уртак эшкә меценатларны җәлеп итү.Бу проектның инициаторы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм Хезмәт министрлыгы.
Киңәшмә утырышында “Кама таңнары” приюты директоры Павел Миронов чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров балигъ булмаган приютта яшәүче балаларның гаиләләре белән эш турында сөйләде. Район мәгәриф бүлеге җитәкчесе Дмитрий Сапожников үзенең чыгышында профориентацион эшне оештыруга тукталды. Киңәшмәдә ТР спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе Станислав Андреев чыгышы ясады..