Сәйтәк авылында Олы көн бәйрәме

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

  16 апрель көнне христианнарның иң олылап уздыра  торган бәйрәмнәренең берсе - Олы көн бәйрәме булды.Шул  уңайдан Сәйтәк авыл клубында балалар өчен Олы көн уенныры оештырылды. Иртән итрүк балалар өйдән өйгә йөреп буялган йомыркалар җыеп йөрделәр. Ә аннан соң авыл клубына уеннарга җыелдылар.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны  котлап,бәйрәм тарихы , йолалары белән таныштырды. Ә соңыннан бергәләшеп күңелле уеннар оештырды.   “Йомырка тәгәрәтү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Йомырка эзләү”, “Боулинг”, “Чәчү чәчәм”  “ Улактан йомырка тәгәрәтү “ уеннарында алар бик теләп катнаштылар.Бергәләшеп буялган йомыркалардан авыз иттеләр. Гизатуллина  Я.Г. үзе дә аларны тәмле күчтәнәчләр белән сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International