17 апрельдә Камай авылы китапханәсендә экология белеме көне уздырылды. Балаларга “Серле табигать ” исемле “могҗизалар кыры“ уены тәкъдим ителде. Бу чарада үсемлекләр, йорт һәм кыргый хайваннар турындагы материаллар файдаланылды. Башта сораулар ярдәмендә уенчыларны ачыкладык. Уен өч турда узды. Замятин Альберт финалга чыгып, җиңү яулады. Чара табигатьне саклау турындагы әңгәмә белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)