21 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе «Библиосумерки-2017» акциясенә кушылды.
«Библиосумерки-2017» нәниләр өчен «В гостях у лета», А.Алишнын «Каз һәм аккош» әкиятенә нигезләнгән мультфильмнар карау белән башланып китте. Балалар «Мы соседи по планете» исемле китап кургәзмәсе белән таныштылар, мавыктыргыч мультвикторина сорауларына җаваплар эзләделәр.
Бу кичне герой-шагыйрь Муса Жәлилнең «Моабит дәфтәре» циклы өчен Ленин премиясе бирелүгә 60 ел тулуны «Шигырьләре- җан авазы» исемле поэзия сәгате белән билгеләп үттек. «Муса Җәлил турында ун факт», дигән сорауга катнашучылар иң беренче чиратта «Моабит дәфтәре»н, Мусаның 38 яшендә вәхшиләрчә һәлак ителүен, «Җырларым» шигырен, кызы Чулпанны, Казан шәһәрендәге Җәлил һәйкәленатадылар.
«Серле табигать дөньясы» исемле «могжизалар кыры» уенының кызыклы биремнәрен чишү дәкатнашучыларның күңеленә хуш килде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)