Футболкага рәсем төшерү

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Әгәр дә өлкәннәр боларның киресен эшләсә, балаларның да шуны ук кабатлавы табигый күренеш. Кешегә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырлар. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Менә шуларны күздә тотып, без балаларны клубта еш җыярга тырышабыз, бер-берсенә карата ярдәмчел булырга,олыларга карата мәрхәмәтле, дус-тату уйнарга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәтәбез. Шул уңайдан клуб мөдире Мусина Айгөл балаларга футболкага трафарет аша рәсем төшерү ысулын өйрәтеп үтте.  Бу шогыль баларга бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International