22 апрель көнне Ботендөнья җир көне уңаеннан авыл балалары белән “Без -синең балаларың!” дип исемләнгән экологик акция булды.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бу чараның максаты белән таныштырды.Чыннан да ,һәркем үзе торган өйне чисталыкта тота, ләкин йорт капкасын атлап чыгу белән чисталык тәртипкә ихтибар югала. Шуңа күрә без балалар белән бергәләшеп авылның чисталыгын карап чыктык. Авылда чүп ташлаган урыннарны билгеләп, һәр бала үз фикерен җиткерде.Чуп-чарны теләсә кая ташларга ярамаганлыгын анлатып , листовкалар ябыштырдык.Хәтта акция вакытында авыл уртасында кәеф-сафа кырып утыручы авыл агайларына да тап булдык. Аларга үзебезнең максатны аңлаттык , ләкин кызганыч ки, алар бит барыбер үзләреннән соң җыештырып китмиләр.Нәтиҗә ясап, авылыбызның, туган җиребезнең чисталыгы үз кулыбызда икәненә инандык.Бердәм булганда гына чисталыкка ирешеп була.


