26 апрель көнне - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
23 апрель көнне бирегә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Чәй өстәле әзерләдек. Кичәгә авылыбызның абыстае Минсәүдә апа Нуриева килде һәм догалар укыды. Төптән уйлап карасаң, без, чыннан да, гомер буе Габдулла Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без. Г. Тукай - татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Искә алу кичәсенә кеше бик күп җыелган иде: балалар, өлкәннәр. Матур итеп шигыйрләр укыдылар “И туган тел” җырын барыбызда бергә басып җырладык.



