26 нче апрель көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай теле – туган телебез” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада балалар әдипнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Балалар шулай ук Тукайның экранлаштырылган “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк” әкиятләрен карадылар.
Әлеге чара барысының да күңеленә хуш килде.



