Күп белергә теләсәң

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

25 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә “Китапханә дуслары” түгәрәгенә йөрүчеләр өчен “Күп белергә теләсәң” дип исемләнгән библио-глобус үткәтелде. 

Укучылар Җир планетасы турында “Земля – планета солнечной системы” дигән презентация карадылар, кыйтгалар, ел васыллары, табигать күренешләре турында кызыклы материаллар белән таныштылар. Соңыннан китапханәче Ф.Башарова балаларга “Күп белергә теләсәң” дигән китап киштәсеннән китаплар тәкъдим итте. Экология елы уңаеннан үткәрелгән бу чара укучыларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International