Татар шигъриятенең кояшы

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче бакчаның татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә Г.Тукайга багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрделәр.

Балалар, китапханәче сөйләве һәм презентация буенча, кечкенә Апушның авыр балачагы, тормышы белән таныштылар.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Фәсхиева Эльвина “Тукай көне” шигырен ятлаган, Бәдретдинова Аида белән бергәләп “Бала белән күбәләк” җырын да җырладылар. Зурлар төркеменә йөрүче Фәтхетдинова Әминә, Сагитова София “Җир йокысы” шигырен сөйләделәр. Тукай әкиятләрен рәсемнәр аша тану, ел фасыллары турында шигъри табышмаклар чишүдә дә сабыйлар сынатмадылар.

“Шүрәле” әкиятеннән өзек тыңлап, мультфильмын карагач, әңгәмә уздырылды. Ахырда “Туган тел” җырына кушылып җырлап, комнан ясалган рәсем видеосын карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International