26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Камай авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар бакчасына кунакка килделәр.
“Язлар безгә Тукай белән килә” исемле әдәби-музыкаль кичәдә балалар шагыйрнең шигырьләрен сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Малайлар башкаруында татар халык биюе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Кичәгә әзерләнгән күргәзмәдәге китаплар балаларда зур кызыксыну уятты. Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)