26 нчы апрель бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне. Камай мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә сөекле Тукаебызны искә алырга "Чулпан" балалар бакчасына кунакка бардылар. Нәни дуслар аларны сөенеп каршы алдылар. Балалар тәрбияче өйрәткән Тукай турында шигырьләр сөйләделәр. Галимуллина Г. Г.Тукайның китаплары буенча күргәзмә оештырды.Мәдәният хезмәткәрләре Япаева Л. һәм Зиннурова С. Тукай әкиятләренең геройлары булып, киенеп чыгыш ясадылар, түбәтәй белән җырлы - биюле уен уздырдылар. Бәйрәм ахырында балаларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды.






