Тукай музыкада

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Яраткан шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен 26 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсе үзенең укучыларын “Тукай музыкада” дигән кунак бүлмәсенә дәште.

Шагыйрьнең кыскача биографиясен искә төшереп киткәннән соң китапханәче Ф.Башарова Тукай иҗатының музыка белән бәйләнеше турында сөйләде. Шулай ук Тукай, халык көенә сүз язып, югалудан саклап калган “Әллүки”җырын, Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”җырларын, танылган композитор Н.Җиһановның Тукайга багышлап язган “Тукай маршы”н тыңладылар, “Кисекбаш” мультфильмын карадылар. Туган телнең матурлыгын гәүдәләндереп  татар халкының гимнына әверелгән “Туган көн” җырын бергә башкарып чара тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International