26 апрельдә Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан " Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!" исемле шигырь кичәсе уздырдылар.Китапханәнең иң нәни укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган китапларын , әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.Кичәгә килүчеләр шагыйрьнең биографиясен искә төшереп, тормышы һәм иҗаты турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә дәвамында Г. Тукайның шигырьләре, мәсәлләре, әкиятләре укылды, аның шигырьләренә язылган жырларны җырладылар.