27 апрельдә Камай авылы мәктәбендә китапханәче Галимуллина Г. укучыларга “Без Тукайны яратабыз” исемле видео-викторина тәкъдим итте.
Балалар шагыйрьнең биографиясен искә төшереп уздылар. ”Бу өзекләр кайсы шигырьдән” бүлегендә, Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Рәсемнәр буенча әкиятләрне ,шигырьләрне һәм мәсәлләрне таныдылар. Г .Тукай иҗатын иң яхшы белүче бәйгесендә Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.