Күңелләрдә – яз

2017 елның 28 апреле, җомга

27 апрель көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының чираттагы утырышы узды.

Ямьле яз, Тукай, шигърият көннәрендә күңелләрдә матур хисләр бөреләнә. Сүзләр мәрҗәндәй тезелеп, рифмалаша, ритмга салына, һәм ниндидер мәгънәле шигырь туа.Утырышта, үзләренең йөрәк түрләреннән чыккан шигъри юлларын Диләрә Хуҗина, Гөлниса апа Евдакимова башкалар хозурына тәкъдим иттеләр.

Китапханәче, Гөлназ Хафизова, “Ел китабы – 2015” конкурсы нәтиҗәләре белән таныштырды,яңа кайткан шигырь китапларын тәкъдим итте.“Ядкарь”леләр бик теләп китаплар сайладылар.

Очрашу матур шигырьләр тыңлап, киләчәккә планнар төзеп, җылы аралашу белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International