Сәйтәк авыл клубында “Туганайлар” кунакта

2017 елның 2 мае, сишәмбе

   29 апрель көнне  Менделеев каласы С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеның  “Туганайлар” керәшен җыруы ансамбле Сәйтәк авылы халкына  “Сезне сагынып килдек без” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте.Бу  очрашуда , Менделеев каласының 50 еллыгы кысаларында , “Синең халкың ,Менделеевск” дигән темага аерым басым ясалды.”Туганайлар” авыл халкы хозурына керәшен җырулары, биюләре тәкъдим иттеләр.Тамашачылар кунакларга кушылып җырладылар, биеделәр.  Концерт бик җылы  атмосферада барды. Җитәкчесе В.М.Искакова коллективның  уңышлары, һәр катнашучы белән аерым-аерым таныштырды. “Без- керәшеннәр, дус-тату яшәргә, үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш”-диде. Концерт программасын алып баручы авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. коллективның һәр чыгышын җылы сүзләр белән каршы алып, киләчәктә дә аларга  иҗади уңышлар теләде. Чыгышлар тәмамлангач та әле халык таралмады. Такмаклар әйтеп, түгәрәк уеннары уйнап кичә дәвам итте. Кунаклар да, тамашачылар да бу очрашудан бик кәнагәть  калдылар. Чыннан да , төрле һөнәр ияләренең шушындый  коллектив төзеп, үз культурасын югары күтәрүе бик куанычлы.Горурланырлык кешеләрең күп синең, Менделеевск!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International