Менделеев каласы С.Гассар исемендәге Мәдәният йорты каршында “Керәшен җорты” дип исемләнгән халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда экскурсиядә булдылар.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. аларны бик җылы каршылады. Кунакларга музей экспонатларын – борынгы көнкүреш җиһазларын,кул эшләрен, күп санлы альбомнар күрсәтте һәм авыл тарихы белән таныштырды. Кунаклар күргән һәм ишеткәннәргә таң калдылар: “Кечкенә генә Сәйтәкнең дә шушындый горурланырлык бай тарихы, халкы бар икән” диделәр. Киләчәккә яхшы теләкләр теләп, музейнын истәлек дәфтәренә үзләренең култамгаларны куеп калдырдылар.



