Май бәйрәмнәрендә Турай авылында яшәүче милләттәшләребез Карга боткасына җыелды. Милли йолабыз булып сакланган бу бәйрәмдә чиләк-савыт тоткан бер төркем балалар өйдән-өйгә кереп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.






