Кобудо буенча ярышлар узды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

30 апрель көнне Менделеевскта Бөек Җиңүнең 72 еллыгы, шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан көнчыгыш көрәше Кобудо буенча ярышлар узды.

Ярышларда 12 команда, 407 катнашучы : Казан, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама, Минзәлә, Биек тау, Яр чаллы, Буа, Тукай районнары катнашты.

Бөтенроссия Кобудо Федерациясе карары нигезендә 1Дан кара поясы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцевка бирелде.

Ярышлар Менделеевск районы башлыгы В.Чершинцев, ЗАО “Газпром регионарагаз Казан” Генераль директоры Р.Ханбиков, Госсовет депутаты ярдәмчесе Р.Гафаров, яшьләр һәм спорт идарәсе, мәдәният идарәсе, мәгариф идарәсе, МБУ СОК “Химик”, ДЮСШ “ Батыр”, Форпост, Татмедия, “Менделеевск яңалыклары” җитәкчелегендә узды.

Кубок һәм Беренчелек:

I – Яр Чаллы

II – Менделеевск

III – Әгерҗе

Менделеевск спортчылары: 32 – алтын, 24 – көмеш, 21 – бакыр медальләр белән бүләкләнде.

Тренерлары: ДЮСШ “Батыр” Сергей Лисютин һәм ПМК “Сатори” Лилия Богатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International