Халык бию коллективы “Шаян"

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Халыкара бию көнендә РФ атказанган  халык бию коллективы “Шаян”, менделеевск тамашачысына үзенең  отчет концертын тәкъдим итте. Районның бренды булып торучы,   фестивальләрдә һәм конкурсларда төрле дәрәҗәдә җиңү яулаган хореография ансамбле 41нче сезонын төгәлләде, өстәвенә, иң кечкенә биючеләр лауреат дипломы белән бүләкләнгән. Бу  кичәдә алар үзләренең тәүге бүләкләрен яуладылар. Шаянлылырны башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров  котлады, ансамбльнең җитәкчесе һәм педагог – репетиторларга Н.Насифуллина , Л.Бахтиярова, Лейсан һәм Дамир Латыйповларга  мактау грамоталары, район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International