1 май көнне Татар тәкәш клубы ишек алдында без карга боткасы үткәрергә җыелдык. Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе “Карга боткасы”. Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәругә йөз боргач каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “ Карга боткасы” дип атаганнар. Саф һавада балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле спорт ярышларында катнаштылар. Балалар үзләренең җитезлекләрен , осталыкларын күрсәттеләр. Ботка пешкәнче клуб мөдире Мусина Айгөл дәртле биюләр оештырды. Кунаклар арып-талып өстәл артына утырып тәмле карга боткасын авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.




