30 апрель көнне Камай мәәэният йортында "Җырлаоке"дип аталган җырлы уенлы музыкаль кичә уздырылды. Тамашачылар ике командага бүленделәр.1 нче команда "Батыр кул", 2 нче команда "Партизан" дип аталды. 1 нче турда көй буенча җырны танырга, 2 нче турда экрандагы сүзләрдән җырның исемен атарга һәм җырлап күрсәтергә, 3 нче тур мимика хәрәкәтләре белән күрсәтелгән җырны танырга. Бу бәйгедә "Батыр кул"командасы җиңү яулады. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Кичәдә күмәк сигезле биюләре, татар халык җырлары җырланды. Җыр бәйгесе тамашачылар күңеленә хуш килде.




