Тарихи сәгать "Безнең батыр якташларыбыз"

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

1 майда Тойгуҗа авылы  мәдәният йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре  "Безнең батыр якташларыбыз "дип аталган  тарихи сәгать үткәрделәр. Кичәдә катнашучылар Менделеев районыннан сугышка китеп ,зур батырлыклар күрсәтеп Советлар Союзы герое исеменә лаек булган каһарманнарның  тормышы, сугышчан юллары  белән таныштылар. Шулай ук балалар  "Алар илгә җиңү алып кайтты", Дөньяга яз бүләк итүчеләр"китапларын укыдылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында  да яңа мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International