2017 елның беренче кварталы йомгаклары буенча бүген райооның Хакимият йортында район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә һәм республиканың муниципаль оешмалары рейтингына анализ ясалды. Киңәшмә барышында эшчәнлек индикаторы, план күрсәткечләре башкарылуы буенча сораулар тикшерелде, рейтинг күрсәткечләре анализланды. 2017 елның беренче кварталы буенча муниципаль районнарның социаль – экономик рейтингында Менделеевск районы, республиканың 45 район һәм шәһәр округлары арасыннан, 1 позиция калдырып, 20 урында тора, ә авыл һәм шәһәр поселениеләре булган районнар буенча, 18 район арасында 3 урында тора. Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Валерий Чершинцев барлык хезмәтләр җитәкчеләренә планның үтәлешен контрольдә тотарга йөкләмә бирде.