Псәйдә "Карга боткасы"

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

3 нче май көнне мәктәп яны территориясендә “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе белән берлектә “Карга боткасы” бәйрәме уздырылды. Тәрбияче Хәсәнҗанова Гөлия балаларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы һәм традицияләре турында сәйләде. Балалар уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

“Карга боткасы” балаларга бик ошады. Бәйрәм күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International