Бүген Бөек Ватан сугышында катнашучы, педагогик хезмәт герое, Бәзәкә авылында яшәүче Әглиев Зәйнак Әгли улы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан котлауларны ул иртәдән башлап кабул итте, Россиянең төрле почмакларыннан аңа элеккеге укучылары, дуслары һәм туганнары шалтыратты.
Бу зур вагыйга белән бүген Зәйнак Әгли улын район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Ветераннар советы җитәкчесе Любовь Сорокина да котлады. Валерий Сергеевич ветеранга зур рәхмәтлә белдереп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның котлау открыткаларын, шулай ук Җиңү көне уңаеннан республика һәм район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды.
Зәйнак Әглиев 17 яшендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. 9 ел Ватанга хезмәт итеп, чын ир егет булып әйләнеп кайта. Һәм лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә укытучы булып эшли. Югары казанышлары өчен “Данлы хезмәт өчен” медале белән, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә багышлый.
Зәйнак Әгли улы чын күңеленнән район башлыгы Валерий Чершинцевка, өлкән кешеләргә хөрмәт күрсәткәне өчен, зур рәхмәтләрен җиткерде һәм аңа уңышлар, иминлек теләде.