“Менделеевск-Юниор” КВН Лигасының көтеп алынган финалы йөзгә якын юмор яратучыны җыйды. Тамашачылар 5 команданың ялкынлы, дәртле чыгышларын күрделәр: “ГЭСпода” (Яр Чаллы), “Твикс” (1 нче мәктәп), Квартира №3 (3 нче мәктәп), “Своя атмосфера” (7 нче мәктәп), “Молодежь Т” (Турай мәктәбе)
Һәр команда сезонның хәлиткеч уенында 4 конкурс күрсәтте: “Визитка”, “Музыкальные каракули», «Разминка», «Музыкальный фристайл». Финалда катнашучылар алып баручы Наил Халиков турында, мәктәптә уку, Менделеевск яшьләре шөгыльләре турында шаярдылар, политика, мәгариф, мәдәният турында миниатюралар күрсәттеләр. Шулай ук танылган җырчыларның җырларына пародияләр куйдылар. Башка шәһәрдәге квнщиклар видеосвязь буенча командаларга сораулар бирделәр: ничек яшь булырга, Менделеевск шәһәренең 50 еллыгына нәрсә кирәк, татар гаиләсендә песигә нинди гади булмаган исем кушарга, ничек интернет йолдызы булырга. Яшь юмористларга аларга оригиналь җаваплар бирергә кирәк иде. Нәтиҗәләр буенча жюри җиҗүчеләрне билгеләде. Беренче урынны “Молодёжь Т» командасы яулады. Аларның татар биюе турында, укучыларның имтиханга әзерләнүләре турында, оныкның авылга әбигә кайтуы турында мәзәкләре күпләрнең исләрендә калды. Камилла Гыйлметдинова, Айнур Сахабиев, Рамил Нургалеев, Чулпан Масагутова, Резида Зиннатуллина Чемпион Кубогына һәм төп бүләк – ноутбукка ия булдылар. Икенче урын – “Своя атмосфера”, өченче урын – “Твикс”. Башкарма комитетның иҗтимагый эшләр буенча урынбасары Константин Макаров һәм Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Фидан Калимуллин әйтүе буенча, “Менделеевск – Юниор” КВН Лигасы сезоны уңышлы үтте. Алар барлык командаларга кызыклы һәм күңелле уен өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.