Спектакль чынбарлыкка нигезләнгән, сугыш чорында Ленинградтан Тихоново авылына эвакуацияләнгән балалар тормышын чагылдыра.
2008 елның башында Тихоново мәктәбенә , директор исеменә Венгрия башкаласы- Будапештан хат килә.Хатта Венгрия гражданины Балинт Йожев
үзенең тормыш иптәше Нина Моргунова , сугыш елларында 18 номерлы ленинград журналистлары Йортының балалар төркемендә эвакуацияләнгән һәм Тихоново авылының интернат-мәктәбендә торган.
Пьесаның геройлары- сугыш балалары Шура Ромонов, Нина һәм Ляля Моргуновлар, Саша Николаев, Оскар Лари- чынбарлык кешеләре, Ленинград блокадасына эләккәннәр.Актерлар бу тарихны үз йөрәкләре аша уздырдылар.Район җитәкчесенең урынбасары Альберт Саттаров һәм ветераннар Советы председателе Сорокина Любовь , мондый пьесалар сугыш вакытындагы куркыныч вакытларны бервакытта да онытылмаслык итеп күрсәтүне әйттеләр.
Безнең бурыч:җир шарында тынычлыкны саклау һәм сугыш кабатланмасын иде.