“Химик” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәм Бөек Ватан Сугышы Герое Фомин истәлегенә багышланган “Җиде Герой” турниры узды.Оештыручылар: Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, ПМК “Сатори”.
Турнирның почетлы кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Тагир Мурзин.
Тагир Мурзин чыгышы белән Актаныш ягыннан. Сугыш елларында тугыз баладан торган гаиләсе,әтиләрен югалта. 1944 елдаТагирга да хезмәт итү чираты килеп җитә, 14 яшендә үз өстенә гаиләсен салкыннан һәм ачлыктан саклап калу бурычын ала. Фашистлар белән очрашмый, ләкин Саратов өлкәсендә әсирлектә утыручыларны саклый.
ПМК “Сатори” директоры Лилия Богатова Тагир Мурзинны Җиңү көне белән котлады, открытка, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
91 яшь булуга карамастан , ветеран турнирга чакыруга шат.
-Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, Барыгызга да уңышлар, аяз күк йөзе телим.-диде ветеран.
Ярышларда “Сатори” спортклубында һәм ДЮСШ “Батыр”да тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.Ике номинациядә “ Тиз көрәш” кубогына Анастасия Исакова , 28 секундта җиңү, ә “Техникалы көрәш”тә Ориен Сафаров җиңде. “ Җиңүгә омтылыш” та Дарья Григорьева һәм Самир Кайбышев билгеләп үтелде.