6 майда Гассар исемендәге мәдәният йортында Җиңүнең 72 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышына багышланган “Җиңү варислары” исемле тантаналы чара узды.
Бу юлы бәйрәмдә яшь талантлар- 1 нче, 3 нче, 4 нче , Бәзәкә һәм Тихоново мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.Шулай ук иң кечкенәләр- 10 номерлы балалар бакчасы балалары.
Концертны башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары К.Макаров ачты. Ул: “Без бүген концертка бу истәлек бөтен буыннар аша үтсен өчен иң яшь буынны чакырдык.” Мәгариф бүлеге җитәкчесе Д.Сапожников:”Без үз геройларыбыз белән сокланырга, ветераннарның батырлыгын гомер буе истә тотарга тиеш” – диде. Бәйрәмдә сугыш балалары, ветераннар катнашты. Залда сугыш һәм җиңү турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Концертны ветераннар хоры “ Үлемсез полк” җыры белән төгәлләделәр.