Турай авылында митинг

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

6 нчы Май көнне Турай авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана үткәрелде. Бу шатлыклы да, кайгылы да бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары  чакырылды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингны мәдәният директоры Мөхәммәтхатыйпова Фәния алып барды. Анда Җирле үзидарә башлыгының, килгән кунакларның, укучы балаларның чыгышлары яңгырады. Митингтан соң ветераннар чәй өстәленә җыелдылар. Ветераннарыбыз тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Алар игътибарына сугыш елы җырлары яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International