Батырлык дәресе

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Һәрбер узган ел безне Бөек Ватан сугышы елларыннан ерагайта. Шуңа да карамастан, кешеләр күңелендә һаман сагыш, йөрәк әрнүе һәм горурлык. Әрнү, сагыш-чөнки һәлак булганнарны беркайчан да кайтара алмыйбыз. Горурлану хисе-чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, сыгылмаганннар,бу дәхшәтле сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, җиңеп чыкканнар.

Якынлашып килүче 9 май –Җиңү көне уңаеннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г. мәктәп укучылары өчен “Йөрәк аша узды сугыш” исемле батырлык дәресе уздырды. Дәрес Бөек Ватан сугышына багышланган видео карау белән башланды.

Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар арасында безнең 7 райондашыбыз бар. Укучылар аларның тормыш юллары, батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Балаларга сугыш турындагы китаплар буенча эшләнгән буктрейлерлар тәкъдим ителде.

Батырлык дәресе туган җирдән яу кырына киткәннәргә, туган җиргә әйләнеп кайтканнарга һәм кайта алмый калганнарга, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган хөрмәтле кешеләребезгә багышланды. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы,героик көрәше безгә һәрвакыт үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International