Җиңү килде җиргә яз булып

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

5 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә,  Бәзәкә авылы китапханәсендә укучылар өчен “Җиңү килде җиргә яз булып” дип исемләнгән иҗади сәгать уздырылды.

Иң элек китапханәче Ф.Башарова балаларга Бөек Ватан сугышы, Җиңү яулап алган батыр бабаларыбыз – авылыбыз ветераннары, һәр яз саен бәйрәм ителә, яшь буында патриотизм тәрбияли торган һәм горурлык уяткан 9 май бәйрәме, “Георгиевская ленточка” акциясе турында сөйләде. Аннары балалар Җиңү көнен рәсемгә төшерделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга мөрәҗәгать итеп: «Онытмагыз, сез – җиңүче халык оныклары. Бүгенге матур тормыш өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш. Бөек Җиңү 27 миллион гомер бәрәбәренә яуланган. Моны онытырга безнең хакыбыз юк. Исәннәрнең кадерен белегез, үлгәннәрнең каберен белегез”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International