Сәйтәк авыл клубында Бәйрәм концерты

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

    7 нче май көнне Сәйтәк авыл клубында “Сезнең тормыш - үзе батырлык” дип исемләнгән авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалалары һәм авыл халкы өчен  бәйрәм концерты булды.  Бәйрәм башланыр алдыннан балалар килгән кунакларны , якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, георгиеский ленталар тактылар. Кичәне оештыручы һәм алып баручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г.барлык кунакларны бәйрәм белән котлады. Һәрбер чыгышында аларның ил алдында, Ватан алдында күрсәткән батырлыкларына рәхмәтләр әйтте.Кунакларның кузләреннән  яшьләр кипмәде. Авыл үзешчәннәре катнашында оештырылган концерт аларга бәйрәм бүләге булды. Харитонова Лия, Александрова Ксения һәм Светлана, Гизатуллина Алия, Ефимова Лилия, әниле-кызлы Гизатуллиналар һәм “Карендәшләр” ансамбле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. “Шаян” ансамбле солистлары Гизатуллина Сафина  һәм Александров Руслан, Гизатуллина Миляушә дәртле биюләре белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.Бәйрәм табын артында дәвам итте. Кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар. Килгән кунаклар да , рәхмәт әйтеп, керәшен җырулары җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International