Сәйтәк авылының «Керәшен җорты» музей бүлмәсендә иң мөхтәрәм кунаклар -авылыбызның өлкән буыны кунакта булды. “Яшьлегемә кире кайтыр идем” дигән очрашуда килгән кунаклар яшь чакларын искә төшерделәр. Музей бүлмәсенең экспонатларында аларның һәрберсенең дә зур өлеше бар. Һәрберсе үзенең кул эшен алып, аның тарихын сөйләде. Истәлекләр белән уртаклашты.Чөнки нәрсәне генә алсалар да, ул экспонат аларның яшьлегенең кайтавазы.. Шунсы куанычлы булды, хәтта авылдашыбыз музей бүлмәсе экспонатары арасында , үзенең әти-әнисенен фотоларын күреп, үзенә дә шул фотоны ясап бирүне сорады.Музейны оештыручы клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. бу очрашудан киләчәктә бу юнәлештә эшләү өчен үзенә кирәкле куп кенә файдалы ,кирәкле мәгълумәт туплады.



