8 май көнне Марый Тәкәш авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта район администрациясе вәкиле Макаров К.Г. , Бәзәкә җирле үзидәрә башлыгы Мухаметзянов Р.Н , авыл үзидәрәсе депутаты Кашафутдинов И., тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты.Тантананы әзерләделәр һәм алып бардылар Татар Тәкәше авылы клуб мөдире Мусина А.З һәм Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г..Килгән кунаклар авыл халкын бәйрәм белән котлады. Тантана узешчәннәрнең чыгышы белән аралашып барды. Марый Тәкәше авылы халкы, кечкенә генә авылны шулай зурлап килүләре , бәйрәм белән котлаулары өчен , митингны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.




