8 май көнне Сәйтәк авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды.Митингта район администрациясе вәкиле Макаров К.Г. , Бәзәкә җирле үзидәрә башлыгы Мухаметзянов Р.Н , тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар катнашты.Тантананы әзерләде һәм алып барды авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.. Килгән кунакларның котлаулары авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән аралашып барды. “Ләйсән” балалар бакчасы балалары да ( тәрбияче Ефимова ЛМ.) әби-бабайларны бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр.Авыл уртасында утырган һәәйкәлгә гирлянда салынды.




