8 май көнне Камай авылы мәктәбендә Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды. Митингны авылыбызның китапханәчесе Галимуллина Г.М. башлап җибәрде.Бәйрәм алдыннан авыл урамыннан "Үлемсез полк"узды. Авылыбызның тыл ветераннарын Менделеев район башлыгының урынбасары Галиева Л.К. бәйрәм белән котлады. Котлау сүзе белән Камай авылы җирлеге башлыгы Аглиева И.И. чыгыш ясады. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Митингта балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр,"Кирәкми сугыш"дигән җыр җырланды. Сугыштан кайтмый калган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок куелды. Митинг тәмамлаганнан соң ветераннарны солдат боткасы белән сыйладылар. Алар сыйланган арада Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта шулай ук "Чулпан"балалар бакчасы биюләр белән чыгыш ясадылар. Җиңү бәйрәменә әзерләгән чара һәркемнең күңеленә хуш килде.










