“Ушков утравы” паркы территорисендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.”Сулыкларны саклау зона”программасы кысаларында күпер төзекләндерелде,ылыслы агачлар утыртылды,брусчаткалардан юллар салынды,эскәмияләр һәм яктырткыч утлар куелды. Бүгенге көндә буаны һәм аның территориясендәге җирләрне чтистарту эшләре алып барыла.Район башлыгы Валерий Чершинцев төзекләндерү эшләренең барышын,нәтиҗәлелеген тикшерде.
-Төзүчеләр юл салынасы урыннарга казыклар кагалар.Киләчәктә бу урыннарда менделеевлылар һәм килгән кунаклар табигатьнең матурлыгына сокланып ял итәчәкләр. “Ушков утравы” паркы Менделеевск шәһәренең күренекле,истәлекле урыннарының берсе булыр,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов.
Экологик чиста,табигый матур урыннарда Менделеевскида яшәүчеләрнең ялын сыйфатлы итеп үткәрү планлаштырыла. Менделеевлылар һәм килгән кунаклар Тойма елгасында йөзүче аккошларга , күпер астыннан шаулап агучы шарлавыкларның матурлыгына сокланырлар, ләззәт алырлар.
“Менделеевск яңалыклары” газетасы материалыннан