Пушкин урамының 3нче йортында “Патриот” хәрби-яшьләр клубында капиталь ремонт төгәлләнеп килә.Төзекләндерү февраль аенда “Ремонтстройсервис” һәм”Строитель” подрядчиклары тарафыннан башланган иде..Ишекләр,тәрәзәләр алыштырылды,бизәү эшләре төгәлләнеп килә.Район башлыгы Валерий Чершинцев эшнең барышын һәм сыйфатын карады.”Патриот” хәрби –яшьләр клубы базасында “Форпост”,Ирекле халык дружинасы да урнашачак диде.Уңайлы һәм иркен залларда Менделеевски яшьләре буш вакытларын файдалы,спорт белән шөгыльләнеп үткәрерләр .Клубны ачу җәй башына планлаштырыла.