Пионериянең 95 еллыгына багышланган фестиваль уздырылды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Республика форумы кысаларында, балалр  һәм өстәмә белем бирү “Без бергә” хәрәкәте,  пионериянең 95 еллыгына багышланган  фестиваль  уздырылды. Бу фестиваль  11 – 13  нче майда Тәтешнең  “Барс” базасында ТР муниципаль берәмлеге ярдәмендә үтте. Фестиваль балалар техник иҗатын үстерү буенча  уздырылды.

   12 майда  “Барс” базасында фестивальның һәм күргәзмәнең  ачылышы үтте.  Күргәзмәдә техник иҗатын үстерү буенча – авиа, авто, ракета, суднолар модельләштерү күрсәтелде.   Бу чарада конкурс мәйданында  ТР  мәгариф һәм фән министры урынбасары  Л.О.Сулима  катнашты.

    Фестивальга Татарстанның 45 районыннан 500гә якын кеше килде. Менделеев районыннан катнашучылар: беренче мәктәп укучылары һәм укытучылар Л.Г.Красильникова , В.Н.Зеленцов, беренче номерлы  гимназия укучылары, Ильнет мәктәбе укучылары..

    Күргәзмәдә районны    беренче мәктәпнең 8 нче сыйныф  укучысы Ямалтдинов Эдуард яклады.  Ул  – авиа, авто, ракета, судно модельларын тәкъдим итте.

  Ярышта  суднолар модельләштерү  номенациясендә беренче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Ямалтдинов  Арслан да  катнашты.

  Авто ярышында беренче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Шаяхметов Эмиль, Яшин Эрик һәм Ильнет мәктәбе  укучысы Суханов Владимир катнаштылар.

   Шәхси команда ярышында беренче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары Мокеев Андрей, Ахметшин Ринат  һәм Ахунзянов Данис үзләренең  “Метательная модель планеры”  дигән номенациядә катнаштылар.

     13 нче майда   бүләкләү һәм фестивальнең ябылу тантанасы үтте.   Ярыш нәтиҗәсе буенча 2 нче урын, беренче мәктәп укучысы Смыков Олекка бирелде.

   Шәхси командада  безнең командага 3 нче  урын бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International