Гассар исемендәге мәдәниять сараеның зур залында эстрада биюе, халык ансамбле “Крисстал”ның 30 еллык юбилеена багышланган концерт булды.
Юбилей кичәсе “30 ел дөньяда бию” дигән исем астында бик күп кунаклар җыйды. “Крисстал” районның бренды булып тора. Ансамбль елдан ел үзенең данын арттырып, төрле фестиваль конкурсларында катнашып, югары бәяләргә иреште. Ансамбль яшь талантлар тәрбияли. Аларның күбесе үзләренең язмышын культура белән бәйли. Бу юбилей кичәсендә аларны Казан “Криссталл” шоу-балеты, Алабуга сәнгать хореография коллективы, Яр Чаллы шәһәренең “Булгар” коллективлары котладылар.