16.05. 2017 Балалар иҗат үзәге актлар залында Менделеевск муниципаль районы мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган семинар булып узды. Әлеге семинарда лагерь җитәкчеләре, тәрбиячеләр, вожатыйлар, медицина хезмәткәрләре катнашты.Быел 19 мәктәп яны лагеры, 15 хезмәт һәм ял лагеры эшләячәк. Әлеге лагерьларда 534 баланың мәктәп яны лагерында, 180 баланың ял һәм хезмәт лагерында ял итүе көтелә.