17 май көнне Бәзәкә авыл китапханәсендә балалар өчен Җир шарындагы табигать күренешләренә багышланган “Табигатькә ни булган” дигән экология сәгате уздырылды.
Җир тетрәү, вулкан, гейзер, цунами, яшен, термаль сулар һ.б. турындагы мәгълүмат балаларга слайд презентациясе ярдәмендә җиткерелде. Давыл, өермә, яшенле яңгыр вакытында саклану турында киңәшләр бирелде. Җәйге каникуллар вакытында ут һәм су белән сак булырга кирәклеге тагын бер кат искәртелде. Соңыннан катнашучылар табигать күренешләре турында шигырләр укыдылар һәм табышмаклар чиштеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)